Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатлар җыю башланды

Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә, рәсми рәвештә күптән түгел формалаштырылган яңа төр пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатлар җыю турында игълан ителде.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатлар җыю башланды

Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә, рәсми рәвештә күптән түгел формалаштырылган яңа төр пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатлар җыю турында игълан ителде. 

Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир буйлап пилотсыз хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Бу атаклы «Герани» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да.
Әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләргә РФ Оборо-на министрлыгы белән контрактның үзенчәлекле шартлары да каралган. Сугышчылар бер елдан соң контрактлары тәмамлангач хезмәтләреннән китә алачак-лар, аларга башка гаскәр-ләргә күчермәячәкләрен дә гарантиялиләр. Дошман максатын юк итү өчен премия 500 мең сумга кадәр җитә. Бу да бик мөһим. Шулай да кандидатларга таләпләр дә югары. Моңа мәҗбүри укыту һәм сынау вакыты, «чиста» биография керә. Техник һәм авиация белеме яки хезмәт тәҗрибәсе булганнар аеруча хуплана.  
Контрактның минималь вакыты – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе  – контрактның бер елдан башлап имзалануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак.
Пилотсыз системалар подразделениеләренә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр А яки Б сәламәтлек категориясенә ия булган, профессиональ психологик сайлап алуны уңышлы узган һәм «канәгатьләнерлек» бәясеннән түбән булмаган физик әзерлеккә ия булган кандидатларны җыялар. Сайлап алуда өстенлекле хокукны техник яисә авиация белеме булган кандидатлар, шулай ук пилотсыз аппаратлар белән идарә итү тәҗрибәсе булган, армия хезмәтен узган затлар алачак. Хезмәткә керергә теләүчеләр документларын хәрби комиссариатка тапшыра алалар. 
Сүз уңаеннан, 40 яшькә кадәрге хатын-кызларны да пилотсыз системалар гаскәрләренә алалар. Әмма мөһим шарт бар - техник белем. Алар очкычсыз аппаратлар җыячаклар, күнекмәләр булганда-пилотсыз очкычлар белән идарә итәчәкләр. Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләүчеләргә аерым кайнар линия ачылды, моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзүгә туры килә икән, аның контракт мәгълүматларын сайлап алу пунктына тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса