Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Эчке эшләр бүлегенең узган елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

Әлмәттә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җыелды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең оператив киңәшмәсендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Киңәшмә эшендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, ведомство хезмәткәрләре оператив вәзгыятьне контрольдә тота алган һәм масштаблы шәһәр һәм район чараларын үткәргәндә хокук тәртибен тәэмин итә алган. Бу югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм бөтен шәхси составның бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Эчке эшләр министрлыгының оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Айдар Каюмов шулай ук бүлек җитәкчелегенә һәм шәхси составка команда эшчәнлеген җайга салганнары һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә оперативлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр администрациясе һәм хокук саклау органнары арасындагы конструктив хезмәттәшлек районның тотрыклы үсешенә нигез булып тора.

Очрашу азагында район җитәкчесе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч һәм 2026 елда яңа һөнәри казанышлар теләде, киләчәктә дә шәһәр һәм районның иҗтимагый иминлеген ныгытачагына ышаныч белдерде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса