Идарәче компания яңа торба куюдан баш тарткан.
ТР торак инспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, барысы да Ленин урамындагы 49 нчы йорттагы фатирларның берсендә сөлге киптергеч шартлаудан башланган. «ЖЭУ-3» слесарь килә, заглушкалар куя һәм торбаларны сүтә. Тик менә яңасын урнаштырмый, бу милекче бурычы дип әйтә.
Ир-ат жилинспекциягә мөрәҗәгать иткән, һәм идарәче компаниягә сөлге киптергеч-гомумйорт милкенең бер өлеше дип аңлатырга туры килгән. Хокук бозган өчен ЖЭУ-3 директорына 50 мең сум штраф салганнар.
Идарәче компания судта штрафны кире кагарга тырышып караган, әмма суд инспекция белән килешкән һәм җәзаны үз көчендә калдырган.