Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә пиротехника өчен 3 мәйданчык билгеләнде

Әлмәттә пиротехниканы 3 урында гына кулланырга мөмкин.

2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр республикада пиротехниканы куллануны тыя торган махсус янгынга каршы режим гамәлдә.

Әлмәттә 3 мәйданчык:

• экстрим-парк территориясе;
• Гафиятуллин һәм Әминов урамнары киселешендәге мәйданчык;
• Ленин һәм Әминов урамнары киселешендәге мәйданчык.

Моннан тыш, районның авыл җирлекләрендә тагын 54 мәйданчык җиһазландырылган.

Режим гамәлдә булган вакытта сәнәгать объектларыннан 500 метрдан да кимрәк, шулай ук торак йортлардан, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан, шәхси хуҗалыклардан 30 метрдан да кимрәк ераклыкта өченче класслы хәвефле пиротехникадан файдалану тыела.

Куркынычлыкның өченче классы пиротехникасына салют батареялары, фейерверклар, ракеталар һәм куәтле петардалар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса