Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә полиция кыш бабае авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә булды

Әлмәтлеләр полиция кыш бабаен күрделәр.

Әлмәттә полиция кыш бабае авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә булды

Полиция һәм студентлар Әлмәттә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга яңа ел бүләк иттеләр. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Әкият геройларын полиция хезмәткәре булырга омтылучы яшьләр уйнады: көллият студенты Әмир Шәйхиев Кыш бабай ролендә чыгыш ясады, ә онык ролен 11 нче мәктәп укучысы Виктория Стрелковага эләкте.
Алар белән бергә бүлекчә начальнигы Ольга Лисина һәм инспектор Роза Харитонова да килде. Алар бүләкләр әзерләделәр, балалар шигырьләрен тыңладылар һәм бәйрәм фотосессияләрендә катнаштылар.
Әкият персонажлары балаларны бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, яхшы билгеләр һәм күңелле каникуллар теләделәр.

Фото: Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса