Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт урамнарын тәүлек буе кардан чистарталар

Шәһәр инде 80% ка чистартылган.

Әлмәт урамнарын тәүлек буе кардан чистарталар

Шәһәр инде 80% ка чистартылган, дип белдерде шәһәрнең автомобиль юллары баш инженеры Рафис Нуришанов. 
Аның сүзләренә караганда, көндез шәһәр урамнарында 30 берәмлек техника эшли, шул исәптән 7-8 катнаш юл машинасы, тракторлар, йөк төягечләр һәм үзбушаткычлар. 
Төнлә якынча 15 машина эшли, алар кар чыгару һәм машина юлын чистарту белән шөгыльләнә. Әлмәттән 1000 кубометрга якын кар чыгарылган инде. 
Рафис Нуришанов сүзләренчә, беренче чиратта Ленин, Шевченко, Совет, Фәхретдин урамнары, Төзүчеләр проспекты җыештырыла. Алардан соң бригадалар аркылы урамнарга һәм җәмәгать киңлекләренә күчәләр. 
Шәхси секторда да эш алып баралар. Урсалада берничә урамны чистартасы калган - аларны тәүлек эчендә тәртипкә китерергә вәгъдә итәләр. 
Җәяүлеләр һәм велосипед юлларын чистарту өчен 10 минитрактор җәлеп ителгән. 
Әлеге вакытка, предприятиенең баш инженеры сүзләренчә, шәһәр 80% ка чистартылган. Берничә көн эчендә барлык урамнар норматив хәлдә булачак. 
Болардан тыш, юлларны боздан ком кушмыйча гына чиста вулкан тозы белән эшкәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса