Татарстанда урманнарны законсыз кисүләрдән саклау өчен «Чыршы» операциясе старт алды
Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды.
Татарстанда урманнарны законсыз кисүләрдән саклау өчен "Чыршы" операциясе старт алды
Татарстанда 13 декабрьдән Яңа ел алдыннан чыршыларны саклауга юнәлдерелгән ведомствоара «Чыршы» профилактик операциясе башланды. Акция «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Урманнарны саклау өчен, составына дәүләт урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре кергән мобиль төркемнәрне җәлеп ителеп, көчәйтелгән патрульлек оештырыла. Контроль тәүлек буе диярлек алып барыла. Республика урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров халыкны табигатькә җаваплы карарга һәм Яңа ел агачларын тиешле документлар белән махсус нокталарда гына сатып алырга өндәде.
Законнарны бозучыларга административ яки җинаять җаваплылыгы яный. Гражданнар өчен штраф 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр булырга мөмкин, ә 5 мең сумнан артыграк зыян килсә, җинаять эше кузгатыла. Шулай ук гаепле кеше урман хуҗалыгына китерелгән зыянны тулысынча капларга тиеш.
Законсыз кисү фактлары турында урман сагы һәм «Урман янгыннары үзәге» телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia