Быел барлыгы 51 ишегалды ремонтланган.
Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча барлык эшләр төгәлләнгән
Быел барлыгы 51 ишегалды ремонтланган. Ишегалды территорияләрен яңартканда юл эшләре башкарыла, урам яктырткычлары алыштырыла, кече архитектура формалары - балалар мәйданчыклары, таганнар, эскәмияләр урнаштырыла.
Киләсе елга программа әзерләнә башлаган инде, ул 24 ишегалдын үз эченә ала.
«Безнең ишегалды» программасы Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнде.