Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Әлмәттә гражданнарны кабул итте

Сабурская Сәрия «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасындагы мөрәҗәгатьләрне анализлауга багышланган эшлекле киңәшмә уздырды.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Әлмәттә гражданнарны кабул итте

Әлмәт муниципаль районына эш визиты белән Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Җәүдәт кызы килде. Визит барышында ул Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов белән бергә гражданнарны кабул итте, шулай ук «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасындагы мөрәҗәгатьләрне анализлауга багышланган эшлекле киңәшмә уздырды.

Вәкаләтле вәкилгә Әлмәт муниципаль районы халкы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы җентекле аңлатмалар, шулай ук проблемаларын хәл итү өчен алдагы гамәлләр буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде.

Шәхси кабул итүдән тыш, Сәрия Сабурская эшлекле киңәшмә уздырды, аның төп темасы Әлмәт районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау булды. Киңәшмә барышында халык белән кире элемтә системасы аша ачыкланган агымдагы проблемаларга анализ ясалды.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса