Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Эшкә үзеңне багышларга кирәк

Ул нефть тармагына 30 елдан артык гомерен багышлаган.



«Татнефть» корпоратив проекты кысаларында «Ямашнефть» НГТИ ЦДНГ-2 технологик төркеменең ППД операторы Владимир Алексеев белән очрашу булды

Узганнарга карасаң – нефть тармагында утыз елга якын гомер, йөзләрчә километр скважиналарны әйләнеп чыгу һәм меңнәрчә кизү тору.
Ул үзенең тәҗрибәсе, истәлек-ләре һәм гомеренең күп өлешен багышлаган һөнәренә карата фикерләре белән уртаклашты.
Мәктәптән соң Владимир Михайлович колхозга эшкә китә. Ул вакытта нефтьче булу турында хәтта уйламый да. Ләкин, промыселда эшләгән энесен күзәтеп, ул да кызыксыну өчен генә эшләп карарга була. Ләкин кызыксыну аның бөтен тормышын үзгәртә. Башта «Ямашнефть» цехларының берсендә ярдәмче эшче була, аннары аны ДНГ операторына укырга җибәрәләр һәм тиздән бу вазифага билгелиләр. 
Беренче еллар җиңел булмый. Эш үзенчәлеге, техника, технология – В.Алексеев өчен барысы да яңа. Әмма авырлыклар куркытмый, акрынлап тәҗрибә дә, процес-сларны аңлау, үз-үзеңә ышаныч та килә.
Оператор эше – җаваплы хезмәт. Башкарылган функция-ләрнең күптөрлелегенә кара-мастан, һәрберсенең  үзгәрми торган гамәлләре дә бар. 
– Беренче чиратта барлык кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүне тикшерергә кирәк: һава тирәлеген газ анализаторы белән үлчәргә, җиһазларны визуаль карарга, басымны, герметиклыкны, җиргә утыртуны һ.б. тикшерергә кирәк. Басым төшә – димәк, проблеманы эзләргә, насосны, нефть үткәргечне тикшерергә, үлчәүләр ясарга кирәк. Эш игътибарлылык һәм белем таләп итә, - ди Владимир Михайлович.
Алты ел элек Владимир Михайлович технологик төркемгә ППД операторы итеп билгеләнә. Хәзер ул төнге сменаларда эшли. Безнең герой сүзләренчә, төнге кизү тору эше белем, тәҗрибә һәм чыдамлык таләп итә. 
– Кайчагында, буран яки яңгыр вакытында, караңгыда барасың, сигнал югала һәм система «дәшми». Барысын да үз кулыңа алырга туры килә – нәкъ менә шул инде җаваплы, һәм кирәкле эш, – дип уртаклаша ул. 
«Ямашнефть» тә 20 елдан артык хезмәт стажы туплаган В.Алексеев ЦДНГ-5, ЦДНГ-2дә эшләгән. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрә – объектлар берләшә, яңа бригадалар төзелә, идарә итүнең автоматлаштырылган системалары кертелә. Ул үзенең җитәкчеләре – Фәрит Гардиев, Салават Фәтхуллин һ. б. ны рәхмәт һәм ихтирам белән искә ала. 
Владимир Алексеев хезмәт-тәшләренең хөрмәтен үзенең тырышлыгы белән яулый. Аның бригадасы берничә тапкыр алдынгы бригада буларак билгеләп үтелә.
Әтисенең эшен өлкән улы Вячеслав дәвам итә. Армиядән соң ул оператор булып урнаша, институт тәмамлый һәм хәзер «Татнефть-Добыча» уртак предприятиесенең нефть әзерләү һәм тапшыру идарәсендә эшли. Кече улы Константин күптән түгел генә армиядән кайткан, техникум тәмамлаган һәм шулай ук нефтьче булырга җыена. 
Владимир Михайлович сүзләренчә, ул улларына бер-кайчан да һөнәрне көчләп такмаган, һәркем үз юлын үзе ясарга тиеш дип саный . 

– Әгәр син эшкә алынасың икән, эшкә үзеңне багышларга, ияләшергә, аны аңларга кирәк. Әгәр хезмәт хакы артыннан гына барсаң - берни дә барып чыкмаячак. Әгәр эш күңелгә ятышлы икән, барысы да тиешенчә бара, һәм үзеңә дә кызык», – ди ул.
 
Лилия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса