Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

Әлматлеләрнең хокукый ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Әлмәттә  балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак


Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен бәйрәм итү кысаларында 20 ноябрьдә ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, гаиләгә тәрбиягә алынган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләүче затларның, уллыкка алучыларның, инвалид балаларның, шулай ук аларның законлы вәкилләренең хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрнең киң даирәсе буенча хокукый агарту һәм консультация бирү чарасы узачак.

Бу көнне опека һәм попечительлек органнары, адвокат үзәге, суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау идарәсе вәкилләре, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре булачак.

Теләге булган һәркем 20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә  ала: Әлмәт шәһәре, К.Цеткин ур., 54а, 103 кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса