Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Уңган, ярдәмчел, зыялы әлмәтле Яңа Нәдер авылында яши

Торак пунктларның тормышын актив һәм ярдәмчел кешеләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Тәлгать Газизов шундыйлардан.

 

Районыбызның кайсы гына авылын алма, шундый күркәм шәхесләргә юлыгасың.

Яңа Нәдердә яшәүче 78 яшьлек Тәлгать ага Газизов та авылдашларына техника белән дә, корал белән дә ярдәм итә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен дә бирә.

Озак еллар газ сәнәгате тармагында хезмәт куйган шәхес өлкәннәр арасында уздырылучы спартакиадаларда да актив катнаша – шахмат буенча ярышларда авыл данын яклый. Ул үзе Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылында туып үскән. Мәктәпне Зеленая Роща эшчеләр бистәсендә тәмамлаган.

– Шушма буенда үстем. Сигез классны авылдагы татар мәктәбендә укыдым, аннары өч ел рус мәктәбендә белем алдым. Миңа, татар баласына, рус телен өйрәнү армиядә хезмәт иткәндә, техникумда укыганда да бик ярдәм итте. Ике телне дә белү үзе бер бәхет бит инде ул. 1967 елны армия сафларына алындым. Белорус хәрби округына эләктем. Ике ел һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Командующий – данлыклы Василий Маргелов үзе иде. Безнең полкны ул бик яратты. Хәрби частебез Боровуха станциясендә, биредә бездән кала тагын бер полк, элемтә батальоны, танк полкы да шушында урнашкан. Бөтен гарнизон төрле гаскәрләр белән тулган иде инде. Бар нәрсәне дә сөйләп бетереп булмый һәм ярамый да, ләкин шуны гына әйтә алам – армия минем өчен зур бер тормыш мәктәбе булды. Армиядән кайткач бераз эшләдем дә Бөгелмә индустриаль-педагогик техникумга укырга кердем. Аны тәмамлагач, һөнәри-техник белем системасында эшләп алдым, аннан инде магистраль газүткәргечләрнең Әлмәт линияле җитештерү идарәсенә килеп урнаштым, тырышып хезмәт куйдым. Авылда туып үскән кеше, барыбер, җиргә тартыла. Мактамада эшләп йөргәндә Яңа Нәдер авылында җир участогы алып, йорт салып кердек. 2008 елдан бирле шушында гомер кичерәбез инде. Ике балам, дүрт оныгым бар. Нәдергә кайтып йөриләр, булышалар. Авыл бар яклап та күңелемә хуш килде. Биредә бар җир дә төзек, матур, урамнарыбыз чиста, ут, газ кергән. Яшәгән җиребез гел шундый булсын өчен кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – ди Тәлгать ага.

Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев Тәлгать абыйның торак пункт тормышы өчен янып торуын билгеләп китте.

– Бик позитив һәм таләпчән кеше, үзенең кулыннан бар эш тә килә. Умарта да тота. Ул бит әле үзе эшләгән вакытта авылга газ кертүдә дә катнашкан кеше. Авылга ярдәм кирәк булганда, мин иң беренче булып аның янына киләм. Су системаларында өзеклекләр булганда да ул бик нык булыша, – диде Сирень Мизхәт улы.

Әйе, Тәлгать ага кебек булдыклы, ярдәмчел кешеләр булганда авылдагы тормыш туктамый, матур гына дәвам итә. Нәрсә генә дисәң дә, авыл эшсөяр уңганнарына таяна һәм бу гомер-гомергә шулай булган һәм булачак та.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса