Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә волонтерлар эшләрен дәвам итә

Әлмәт волонтерлары кышка әзерләнә.

 Ерак калмый инде кышка да...

 

Әлмәттә «Ассоль» штабы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен актив рәвештә ак төстәге кышкы маскировка челтәрләрен үрергә керештеләр.

Кышка керер алдыннан эшләр катлаулы һава шартларында сугышчыларның хезмәтләрен уңайлы һәм куркынычсыз алып бару өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Маскировка челтәрләреннән тыш, «Ассоль» волонтерлары госпитальләр өчен җылы йон оекбашлар һәм башмаклар бәйләүне, шулай ук разведчиклар һәм снайперлар өчен «Леший» һәм «Кикимора» кышкы маскировка костюмнары тегүне дәвам итәләр.

Моннан тыш, алар «Исән калу беләзекләре» ясау кебек яңа күнекмәләрне үзләштерәләр. Бу аксессуарлар кыр шартларында кулланыла. Ул берничә метр озынлыктагы ныклы шнурны үз эченә ала. Эвакуация вакытында һәм башка критик ситуацияләрдә яралыларны бәйләп алып чыгу өчен кирәк.

Өлкән яшьтәге гражданнарны социаль әһәмияткә ия эшчән-леккә җәлеп итүгә юнәл-дерелгән «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты төп чараларының берсе булып тора. Бу программа өлкән яшьтәге гражданнарга волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашу өчен уңай шартлар тудыра, аларга үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашырга, хәрбиләргә ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

Авыл җирлекләрендә дә ярдәмнең туктап торганы юк. Әлбәттә, һәр авыл җирлеге бер үк дәрәҗәдә активлык күрсәтмәсә дә, эшләр бара. Хәзер инде бакча эшләре тәмамланды, күңел җитеп шул эшкә кушылырга гына кирәк. Әлбәттә, һәр эштә исәп-хисап булырга тиеш. Кичүчатлылар һәр эшләгән эшләренә менә шулай хисап тоталар. Начар түгел бит!

21 октябрьдә МХОга озаткан күчтәнәчләр:

Окоп шәмнәре - 0,5л., 255 данә; матрас – 2; одеял – 4; мендәр – 10; зур сөлге – 16; шадра сөлге – 108; җәймә – 22; оекбашлар -  53 пар; савыт-саба – 1тартма; кул өчен крем – 2 тартма; кул токмачы - 34,5 кг.; бавырсак, чәк-чәк – 2 тартма; сохари - 3кг; бал, конфетлар, чәй, ярмалар – 1 тартма.

Барлык фидакарьләргә хезмәтләре, яхшылыклары һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез! Сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез!

Рәфкать Шаһиев әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса