Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә мәктәп укучылары махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итәләр

5 нче гимназиянең технология һәм рәсем укытучысы Нина Милослова җитәкчелегендә укучылар тегү осталыгын үзләштерәләр.

5 нче гимназиянең технология һәм рәсем укытучысы Нина Милослова җитәкчелегендә укучылар тегү осталыгын үзләштерәләр һәм бер үк вакытта игелекле эш башкаралар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәләр. Нина Милослова үзенең волонтерлык юлын «Ассоль» штабында маскировка челтәрләрен үрүдән башлаган. Соңрак аның инициативасы белән мәктәптә тегү остаханәсе барлыкка килгән. Шулай итеп хәзер биредә балалар дәрестән тыш вакытта урын-җир һәм эчке кием, шулай ук госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар өчен һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен пижамалар тегәләр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып 9 «а» сыйныфы укучысы Радмир Габбасов кушылган. Аның артыннан инициативаны сыйныфташлары һәм башка сыйныф укучылары күтәреп алган. 5 нче гимназия укучыларының күмәк тырышлыгы белән 500 дән артык пижама тегелгән. Укучыларның ата-аналары да бу изге эштә зур ярдәм күрсәткән. Аларның тырышлыгы белән «Көзге яхшылык атнасы» хәйрия ярминкәсе барышында тукыма һәм биш яңа тегү машинасы сатып алуга акча җыю оештырылган. Җыелган акчаларның бер өлешен махсус хәрби операция  зонасына «Гранит» танк батальонына да җибәргәннәр.

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса