Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Сөйлә» проекты кысаларында яшьләр сәясәтен үстерү турында фикер алыштылар

«Сөйлә» челтәр проекты-яшьләрнең район һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән интерактив форматта очрашулар циклы. Көзге вакыйгалар республиканың җиде районында булды.

Әлмәттә «Сөйлә» проекты кысаларында яшьләр сәясәтен үстерү турында фикер алыштылар


26 сентябрь көнне "Креатив процесслар фабрикасы" яшьләр үзәгендә «Сөйлә» проекты кысаларында актив яшьләр Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Каюмов белән очрашты.

"Сөйлә" челтәр проекты-яшьләрнең район һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән интерактив форматта очрашулар циклы. Көзге вакыйгалар республиканың җиде районында булды.

Чара «Россия — мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен регион» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Татарстан республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Катнашучылар инфраструктураны үстерү һәм үз-үзеңне камилләштерү мөмкинлекләре кебек мөһим темалар буенча фикер алышканда сораулар бирделәр һәм идеяләр белән уртаклаштылар.
 

Очрашу хакимият һәм яшьләр арасында диалог өчен ачык атмосфера тудырды, бу җәмгыять үсеше өчен мөһим!
 
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса