Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Зебра» лазер проекциясен Нефтьчеләр урамында да күрергә мөмкин

Проекцион җәяүлеләр кичүе сынау чорын уңышлы узды һәм үз эшен дәвам итәчәк.

Әлмәттә «Зебра» лазер проекциясен Нефтьчеләр урамында да күрергә мөмкин
 

Агымдагы елның февралендә Ленин урамындагы җайга салынмый торган кичүдә «зебра» лазер проекциясен урнаштырдылар.

Проекцион җәяүлеләр кичүе сынау чорын уңышлы узды һәм үз эшен дәвам итәчәк.

Хәзер шундый ук «зебралар» Нефтьчеләр урамында да барлыкка килде — музыка көллияте һәм ЦДЮТ янында. Бу урыннар очраклы гына сайланмаган: биредә көн саен мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә юл тотучы дистәләгән балалар һәм яшүсмерләр уза.

Лазер проекторлары җәяүлеләр юлын яктыртачак һәм машина йөртүчеләргә тизлекне киметү кирәклеге турында сигнал бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса