Әлмәт торак хуҗалары ярты ел эчендә 2 миллион сумлык штрафлар алдылар
1,25 миллион сум штраф түләгәннәр.
Әлмәт торак хуҗалары ярты ел эчендә 2 миллион сумлык штрафлар алдылар
Бу хакта ТР торак инспекциясе хәбәр итә. Бөтен Татарстан буенча штрафларның гомуми суммасы 12 миллион сумга җитте, бу узган елның шушы чорына караганда 845 мең сумга күбрәк.
Әлмәттән тыш, шактый суммалар Яр Чаллыга – 3 миллион сумга якын, Казанга – 2,3 миллион, Бөгелмәгә – 1,4 миллион һәм Түбән Камага 1 миллион сумга якын туры килә.
Газ белән тәэмин итү өлкәсендәге хокук бозуларга аерым игътибар бирелде. Үз белдеге белән җиһазлар урнаштырган, белгечләрне тикшерү өчен кертмәгән яки хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарткан гражданнар гомумән алганда 1,25 миллион сум штраф түләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia