Әлмәттә ишегалларын төзекләндерәләр
Төп эшләр башкарылган инде.
Чехов урамы, 16 һәм 18 йортларындагы ишегалды "Безнең ишегалды" программасы ярдәмендә үзгәрде
Инде төп эшләр башкарылган: юлның асфальт-бетон өслеге яңартылган, эскәмияләр һәм урналар өчен мәйданчыклары булган тротуарлар төзелгән, балалар һәм спорт мәйданчыкларына заманча яктырту баганалары куелган, балалар мәйданчыклары яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчык төзекләндерелгән. Соңгы этап территорияне яшелләндерү өчен кара туфрак кайтару булачак. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы буенча 51 ишегалды яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia