Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырдылар

Чара республика көненә багышланган иде.

Әлмәт муниципаль районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырдылар


«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Чара Республика көненә багышланган иде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген тормыш сыйфаты һәм икътисадның төрле тармакларын үстерү буенча Россиянең әйдәп баручы субъекты.

"Безнең казанышлар-команда эше нәтиҗәсе һәм һәр муниципалитетның өлеше", - дип билгеләп үтте республика рәисе.

Яңа автомобильләрне Югары Мактама, Кәләй, Түбән Абдул һәм Сөләй авыл җирлекләре башлыклары алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса