Әлмәттә Михеевларның алтын туйлары гөрләде
ЗАГСта матур чара узды.
Әлмәттә Михеевларның алтын туйлары гөрләде
Әлмәт муниципаль районы ЗАГС идарәсендә 22 августта алтын юбилярлар - Минеевлар Дмитрий Николаевич һәм Надежда Владимировнаны котладылар.
Надежда белән Дмитрий 1971 елда Әлмәт хастаханәсе янында танышалар. Беренче очрашу «Татарстан» кинотеатры янында була. Танышу вакытында Надежда Владимировна сәүдә техникумында, Дмитрий Николаевич төзелеш техникумында укый. Лаеклы ялга чыкканчы Надежда Владимировна «Татнефть»тә икътисадчы, Дмитрий Николаевич «ТК Регион – Восток» оешмасында җитәкче булып эшләгән. Бәхетле никахта ике матур кыз тәрбияләп үстерәләр, алар аларга җиде онык һәм ике оныкчык бүләк иткәннәр.
Алтын юбилярларны матур дата белән туганнары һәм якыннары котлады. Юбилей уңаеннан ир белән хатынның исемнәре Әлмәт шәһәренең никахлашу сараеның юбилярлар мактау китабына кертелде.
Тантаналы шартларда аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia