Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтле автомобильсез калган

Исерек машина йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтле автомобильсез калган

Әлмәт районында ЮХИДИ инспекторлары Чаллыдан Габдрахманга баручы исерек шоферны туктаттылар.  Исерек машина йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарткан. Элегрәк ир-ат РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип табылган булган һәм исерек хәлдә руль артына утырган өчен 18 айга хокукларыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сумга штрафка тартылган булган. 
Бу юлы суд катгыйрак җәза чыгарды. Ир-атны 320 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр. Аңа 2,5 елга теләсә нинди транспорт чаралары белән идарә итүне тыйганнар. Шулай ук суд карары буенча аның «ВИС» маркалы автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса