Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттән бәхетле пар туйга грант отты

Конкурс июль башында старт алды

Бәхетле пар туйга грант отты

Конкурс июль башында старт алды

 

Быел Республикабыз Хөкүмәте яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа формасы турында игълан итте. Аның нигезендә 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшь парлар туй үткәрү өчен 100 мең сум акчалата ярдәмгә исәп тота ала. Әлеге субсидия гаилә институтын ныгытуга гына түгел, ә бәлки Татарстан халыкларының традицияләрен саклауга да юнәлдерелгән. Конкурска гаризалар 8 августка кадәр кабул ителде.

 

Июль ахырына конкурсны оештыручыларга республикабызның төрле почмакларыннан гаилә корырга җыенучы 150 дән артык пардан мөрәҗәгать кергән. ТР Яшьләр министрлыгы якынча нәтиҗәләр ясаганда, конкурска заявка җибәргән бер парның Әлмәттән Рәлиф Галимов белән Таңсу Миннебаева икәнлеге билгеле булды. Ул вакытта яшьләр конкурста җиңүләрен белмиләр иде дә әле.

Сөйләүләренә караганда, яшьләр тәүге тапкыр алты ел элек авыл бәйрәмнәренең берсендә очрашканнар. Рәлиф «Мириданс» бию ансамбле белән бергә Нәдер авылына килгән, ә Таңсу шунда ук вокаль номерлар белән чыгыш ясаган.

– Чыгышлардан соң таныштык. Баксаң, ул политехник техникум студенты икән, ә мин ул вакытта музыка көллиятендә укый идем – күршеләр генә булып чыктык дисәң дә була. Шулай итеп аралаша башладык, әмма тиздән арабыз өзелде – мин башка урынга укырга киттем, – дип искә ала Таңсу тәүге очрашу мизгелләрен.     

Ләкин язмыш иҗади яшьләрне кабат берничә тапкыр очраштыра. Алдагы очрашуларының берсе Әлмәттә һәм бу юлы да сәхнәдә була. Икесе дә «Сандугач сайрар илем» проектында катнашалар. Менә шунда инде егет белән кыз моның язмыш билгесе икәнен аңлап алалар һәм шуннан бирле аралары өзелми. Бүген Рәлиф Чупай авылында Мәдәният йортына җитәкчелек итә, ә Таңсу музыка көллиятендә укыта.

Агымдагы елның маенда егет кызга тәкъдим ясый һәм кыз ризалыгын белдерә. Яшь пар өйләнешү көнен 22 августка билгелиләр. Рәлиф белән Таңсуның мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләүләрен якыннары да шатланып кабул итәләр. Киңәш бирүчеләр һәм теләк теләүчеләр арасында грантлар конкурсында катнашырга тәкъдим итүче дә табыла.

– Бергә эшләүче дус кызым конкурста катнашып 100 мең сум оту мөмкин булуы турында сөйләде һәм кичекмәстән заявка бирергә кирәклеге турында искәртте. Рәлиф белән киңәштек тә, катнашырга дигән карарга килеп, әзерләнә башладык, – дип сөйли Таңсу Миннебаева.     

Конкурс шартлары катлаулы булмаган. Иң беренчесе – өйләнешүче парның яшь чикләүләренә сыешуы: икесенә дә 36 яшьтән артык булмаска тиеш. Икенче шарт – икесенең дә кимендә өч ел Татарстанда яшәве. Ә калганы инде кәгазь эше. Грантлар уйнатуда катнашырга теләүче һәр булачак гаилә ЗАГСтан документлар пакетын оештыручыларга җибәрергә һәм ТР Дәүләт хезмәтләре аша заявка бирергә тиеш була. Ә иң соңгы пункт иҗади яшьләр өчен бернинди проблема да тудырмый – алар видеовизитка яздыралар һәм анда үзләре турында, шулай ук туйның ничекләр, нинди стильдә үтәчәге хакында сөйләп бирәләр.

– Бүген төрле тантаналарны үткәрүгә бәяләрне күреп-белеп торабыз бит. Шунлыктан дәүләтнең матди ярдәме һич кенә дә артык булмаячагын белдек, – дип тә өстәде Рәлиф Галимов.

 

12 августта Казанда 10 пар беренче түләүләрне алды. Бүләкләү Кремль территориясендә узды. Һәм бу акчалар, проектны булдыручылар уйлавынча, булачак ир белән хатынга бәйрәм тантанасын үзләренә якынрак булган тематикада оештыруга китәчәк. Иң мөһиме, стиль халыкчан булсын.

– Биредә этникара парлар бик күп. Хәзер бит туйларны төрле традицияләр һәм үзенчәлекләрне саклап уздыру модага кереп бара. Бездә төрле милләт вәкилләре дә кавыша, бу исә теге яки бу халыклар традицияләрен берләштерә. Шулай ук бездә һава шарында туй үткәрү кебек идеяләр дә бар иде, – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мустафина.

Төбәкнең Яшьләр министрлыгы вәкилләре һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов акциянең Татарстан һәм бөтен Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен уникаль булуын ассызыкладылар.

– Бүген тарихи көн, чөнки Татарстанда, гомумән Россиядә беренче тапкыр шундый гаҗәеп, игелекле, миңа калса, бик дөрес акция уздырыла. Бу искиткеч проект, мин аның сезне һәм сезнең йөрәкләрегезне гомерлеккә берләштерәчәгенә ышанам. Һәрхәлдә, мин сезгә никахыгызның нәкъ менә шундый – бер тапкыр һәм гомерлеккә булуын телим. Яшьләр эшләре буенча министрлык Рөстәм Нургалиевич белән берлектә бу идеяне хуплады, – дип нәтиҗә ясады РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Оештыручылар җиңүчеләргә призларны ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыралар.

 

Гөлфия Ханова әзерләде

Фото: Павел Храмов.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса