Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Регионнарда контрактчыларга барысыннан да күбрәк кем түли? Татарстан планканы 3,1 миллионга кадәр күтәрде

Татарстан контрактчыларга түләүләр буенча төбәкләр арасында лидерлыкка чыкты.

Татарстан контрактчыларга түләүләр буенча төбәкләр арасында лидерлыкка чыкты.

Узган атнада гамәлдәге түләүләргә берьюлы 600 мең сум өстәлде. Хәзер контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы гына да өч миллион сумнан артып китте: 3,1 млн. Бу экипировка, башка төбәкләрдән килгәндә һәм частька юл өчен түләү, тиз рәсмиләштерү һәм медицина комиссиясе кебек бонусларны үз эченә ала һәм ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 3 меңгә якын региональ һәм муниципаль чараларыннан тыш бирелә.

Бу – сугышчыларга илдәге иң югары төбәк финанс ярдәме.

«Безнең егетләр МХОда Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Һәм мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

2,7 млн сумны республика түли, 400 мең сумны РФ Оборона министрлыгы түли.

Бер мәртәбә бирелә торган түләүләрне арттыру – сугышчыларга, МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү системасының бер өлеше генә: бурычларны 10 миллионга кадәр кичерү, кредит каникуллары, гаиләләргә ярдәм итү, балаларга ташламалар, алгы сызыкта чын ярдәм – болар әле барысы да түгел.

Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә Татарстанда контракт төзергә һәм шул ук түләүләрне һәм ташламаларны алырга мөмкин. Шулай ук республикада хезмәт шартларын төрлечә сайлап алу бара: Африка корпусына, югары технологияле БПЛА бүлекчәләренә һәм башкаларга.

Татарстанда контрактка кул кую шартларын https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында карарга һәм заявканы да шунда калдырырга һәм түбәндәге телефоннар аша бирергә мөмкин: 8(800) 222-59-00 (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен), 117 (республикада яшәүчеләр өчен).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса