Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Әйт» проекты Әлмәттә

Әлмәттә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә багышланган «Әйт» белем бирү сессиясе булды

«Әйт» проекты Әлмәттә

 

 

Әлмәттә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә багышланган «Әйт» белем бирү сессиясе булды

Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә уздырыла.

Шоу-конференцияләр Татарстанның алты шәһәрендә уза. Әлмәттә узган чарага күрше районнан да килүчеләр бар иде. Барлыгы 350 дән артык кеше җыелды.

– Әлеге проект үзеңнең сәламәтлегеңне физик һәм психологик яктан тикшереп карау өчен яхшы мөмкинлек. Без хезмәттәшләрем белән бергә Баулыдан килдек. Шәхсән минем өчен бу конференция әле физик культура укытучысы буларак та файдалы. Күптән түгел гимназиядә эшли генә башладым. Бу конференциядән эшем өчен кирәкле мәгълүмат алырмын дип уйлыйм, – ди Баулы шәһәренең 4 нче татар гимназиясе укытучысы Виктория Можгина.

Әлеге проект «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уза. Ул үстерү программалары һәм интерактив чаралар аша яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлеге өлкәсендә хәбәрдарлыкны арттыруга, сәламәт гадәтләрне формалаштыруга, шулай ук менталь, психологик тотрыклылыкны үстерүгә, яшьләрне актив яшәү рәвешенә рухландыруга юнәлдерелгән. Бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Проект кысаларында теләге булган һәркем интерактив нокталарда сәламәтлеген тикшерә алды. Шулай ук төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булдырылган иде. Чара көндезге 12 дән кичке 18.00 гә кадәр баргач, катнашучыларны бушка ашату да каралган. Кыр кухнясында ботка һәм чәй белән сыйладылар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, Әлмәттә узган интерактив нокталарның эш нәтиҗәләре:

– 148 кеше ВИЧ-статуска аноним экспресс-тест тапшырды;

– Республика клиник офтальмология хастаханәсенең оптометрия пунктында 100 дән артык кеше күрү сәләтен тикшерде;

– «Ышаныч» үзәге урыннарында 254 кеше булды;

– беренче ярдәм күрсәтү үзәге 100 дән артык кешегә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар уздырды;

– 136 кеше сәламәтлек үзәгеннән скрининг тикшерүе узды;

– кинезиология ноктасына 104 кеше килде.

Чараның икенче өлешендә төп вакыйга спикер-докторларның чыгышлары булды. Өч белгеч бүгенге көндә бик мөһим булган темалар турында чыгыш ясады: тиз дофамин, аның куркынычлыгы; симерү куркынычы, тән массасы индексын үлчәү ысуллары; репродуктив сәламәтлек.

Бүгенге көндә яшьләрнең мәгълүматны кабул итү форматы үзгәрде һәм шушы «Әйт» проекты ул нәкъ менә яшьләр ишетерлек итеп ясалган. Минемчә, бу эффектив юл булырга тиеш. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга, әзрәк кенә ресурсны үзенә бүлеп бирергә тиеш дигән төп фикерне җиткерәсе килә яшь буынга. Чөнки син үзеңне-үзең кайгыртмыйсың, яратмыйсың, борчылмыйсың икән, бары тик сәламәтлек саклау системасы гына сине сәламәт ясый алмый. Бу проектта минем лекция симерү проблемасына багышланган. Бүгенге көндә бу зур проблема. Яшь чактан ук, 18 яшьтән кече булганнар белән дә дөрес туклану, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, дөрес тормыш рәвеше алып бару турында без, табиблар, сөйләшергә тиеш. Чөнки симерү ул кешенең бөтен эчке органнарына зыян китерә, дип билгеләп үтте педиатр, балалар кардиологы, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе доценты Илдус Лотфуллин.

Табибларның чыгышларын «Пластинка» пластик театры тулыландырды. Ул гадәти лекторийны тамашалы шоу-конференциягә әверелдерергә ярдәм итте.

Чара ахырында катнашучылар арасында проект партнерларыннан сәламәтлек турында кайгыртырга ярдәм итә торган 13 комплект приз уйнатылды.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса