Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Тагын башлана уку еллары...

Элек 15 августта яшь белгечләр беренче көн мәктәпкә эшкә чыгалар иде.

 

Урамда көз исе килә. Мәктәпләрдә җанлылык гадәтидән артыграк

Элек 15 августта яшь белгечләр беренче көн мәктәпкә эшкә чыгалар иде.

Ясалма фәһем, цифрлаштыру хакимлек иткән чорда, кара тактадагы акбур сызган ак юллар, такта янында күрсәткеч таяк тоткан укытучы апа турында сөйләү гайре табигый төсле. Тик, ничек кенә булмасын, укытучыны, бигрәк тә чын укытучыны бернинди ясалма могҗиза да алыштыра алмый.

Бүген укучылар каршына басып, аларга белем һәм тәрбия бирү өчен заман таләпләренә туры килә торган укытучылар кирәк. Алай гына да түгел, бүгенге «алтын күкәйдән» чыккан балаларны тыеп тота торган көч тә кирәк әле. Ярар, анысын башка вакытка калдырып торыйк.

Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. 11-27 август көннәрендә мәгариф учреждениеләрендә биналарның техник торышы, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсе, санитария нормаларының үтәлеше, уку кабинетларының җиһазландырылуы тикшерелә. Ел саен мәктәпләрдә техник әсбаплар баетыла, яңартыла, заманчалаштырыла. Елдан-ел мәктәпкә эшкә барырга теләк белдерүчеләр кими бара.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсеннән алган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә барлыгы 33 укытучы җитми. Шуларның 23 е шәһәрдә, 10 ысы авыл мәктәпләрендә. Математика, рус теле, химия, физика, биология, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар укытучысы – менә кемнәр җитми бүген мәктәпләргә. Әлбәттә, ул фәннәр укытылмыйча калмас. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, укытучылар җитмәгән очракта, әлеге фәннәрне башкаларга бүлеп биреп яки башка мәктәптән укытучылар чакырып укытачакларын әйтте. Чөнки укучыларга бердәм дәүләт имтиханнары бирергә кирәк булачак. Әйе, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек, ләкин робот булмаган, кешелеген югалтмаган укучылар, киләчәкне ышанып тапшырырлык буын әзерләү өчен кадрлар кирәк. «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән сүзләр бервакытта да үзенең актуальлеген югалтмый. Югыйсә ул моннан төп-төгәл 90 ел элек әйтелгән. Гадәттә, яшь белгечләр мәктәпләргә 15 августта эшкә чыгалар. Бүген барлыгы 5 яшь белгеч шәһәр мәктәпләренә эшкә килгән. 1 сентябрьгә кадәр тагын килерләр дигән өмет белән тора мәгариф җитәкчеләре.

Ирина Павловская сүзләренчә, бүген беренче сыйныфка 2200 ләп бала килә. «Бу узган елгы күрсәткечләрдән 1000 гә кимрәк. Ләкин әле бу сан ахыргы чик түгел», – диде җитәкче. 1 сентябрьдә Әлмәт районында 29 меңнән артык укучы парта артына утырачак. Балалар саны елдан-ел кими. Укытучы булырга теләк белдерүчеләр дә әллә ни күп димәс идем. Блогер булып, камера алдында хаптыр-хоптыр ашап, чәчләрен дә җыймыйча үзләренә өйрә пешермәгәнне башкаларга ботка пешерергә өйрәтеп акча эшләү күпкә дәрәҗәлерәк, күрәсең.

Ләкин ни генә булса да 1 сентябрь барыбер килеп җитә, укулар башлана. Хәерле сәгатьтә булсын!

 

 

Белешмә. «Кадрлар барысын да хәл итә» – Иосиф Виссарионович Сталинның кеше ресурслары белән идарә итүдә тулы бер чор символына әверелгән иң танылган сүзләреннән берсе. Бу фраза Сталин тарафыннан 1935 елның 4 маенда РККА Хәрби академиясе (Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе) тыңлаучыларының чыгарылыш кичәсендә әйтелә. Кызыклы факт: башта бу фраза идеологик лозунг буларак планлаштырылмаган, ә илне техник яктан яңадан җиһазлау кирәклеге турындагы чыгыш контекстында барлыкка килгән.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса