Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә мәшгульлек үзәген яңарту тәмамланды

Объект «Кадрлар» милли проекты кысаларында яңартылды

 

Объект «Кадрлар» милли проекты кысаларында яңартылды

Эшләр 2021 елда башланган, ә инде 2022 елның февралендә халык эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен яңартылган заманча үзәктән файдалана башлаган иде. Агымдагы елда модернизацияләү процессы тулысынча төгәлләнде.

Моннан тыш, үзәк аерым ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыруда гаҗәеп нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, белгечләрнең индивидуаль якын килүе һәм уңышлы эше нәтиҗәсендә эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инвалидларның 100% ы эшкә урнаштырылган – 41 кеше тормышта үз урынын тапкан. Моннан тыш, үзәк сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын һәм балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә эш бирүчеләр белән актив хезмәттәшлек итә.

Татарстан Республикасы хезмәт министры Эльмира Зарипова Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән кадрлар үзәгендә булып, аның эшенә югары бәя бирде.

Үзәк халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының «Россия эше «Иң яхшы кадрлар үзәге» номинациясендә җиңү яулады. Әлмәтлеләр конкурсның Мәскәүдә узачак федераль этабында Татарстан данын яклап катнашачаклар.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса