Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларының берсенә һөнәр бәйрәме узды

Киләсе чара 23 августта 16:00 сәгатьтә 8 Март урамындагы 29 йорт ишегалдында узачак.

Әлмәтлеләр  «Күрше» ишегалды вакыйгалары конкурсы кысаларында Россия студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге оештырган «Сайлау территориясе: һөнәрләр шәһәре» исемле кызыклы һәм танып белү чарасында катнашты. Конкурс «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Яшүсмерләр, балалар төрле һөнәрләрнең мавыктыргыч дөньясына чума, чын профессионаллар ролен үз өстенә ала һәм бүген нинди белгечлекләргә ихтыяҗ бар һәм киләчәктә нинди һөнәрләр актуаль булачагы турында белә алды.

Оештыручылар бай эчтәлекле интерактив программа әзерләделәр, ул балаларга төрле һөнәрләр турында белергә генә түгел, ә практик күнекмәләр дә алырга мөмкинлек бирде.

Киләсе чара 23 августта 16:00 сәгатьтә 8 Март урамындагы 29 йорт ишегалдында узачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса