Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды
Җәмгыять

Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды

Генераль репетицияләр һәм бәйрәм чаралары белән бәйле рәвештә Ленин мәйданында транспорт хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк:


✅Ленин урамы (42 нче йорттан 46 нчы йортка кадәр): 18 августтан 2 сентябрьгә кадәр, шулай ук 7 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр хәрәкәт өлешчә туктатыла. Чикләү төп сәхнә һәм троллейбус линияләрен монтажлау һәм демонтажлау эшләрен башкару белән бәйле.

✅Гагарин урамы (Ленин урамы 7 һәм 10 нчы йортлар): 18 август 12:00 сәгатьтән 8 сентябрь 06:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт тулысынча ябыла.

Машина йөртүчеләргә маршрутларны алдан планлаштырырга киңәш итәләр. Исегезгә төшерәбез, быел нефтьчеләр көне 6 сентябрьдә узачак.