Әлмәт 7 нче ел илнең төрле почмакларыннан велосипед спорты сөючеләрне кабул итә.
Әлмәттә шосседа велоузышлар буенча «Тур де Татарстан Әлмәт-2025» бөтенроссия ярышлары узды
Җиденче ел рәттән Әлмәт бөтен Россиядән катнашучыларны кабул итә. Быел стартка төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге спортчылар чыкты – балалардан алып өлкәннәргә кадәр. Дүрт дистанция әзерләнгән иде – 25, 50, 75 һәм 100 чакрым.
Иң өлкән катнашучыга-77 яшь! Мезин Юрий Прокофьевич Уфадан!