Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә ишегалды яңартылды

Яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. «Безнең ишегалды» программасы шәһәрдә генә түгел, авылларда да ишегалларын үзгәртеп коруны дәвам итә, Татарстан Республикасы халкының тормышын уңайлырак һәм төзекләндерә.



Молодежный бистәсендә яшәүчеләр төзекләндерелгән ишегаллары ачылуын билгеләп үттеләр. Күптән көтелгән бу бүләк Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шатлыкларын уртаклашырга Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, Әлмәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Морозова һәм Әлмәт авыл җирлеге депутаты Раушан Хафизов килде. Алар яңа йорт яны территориясен ачу тантанасында катнаштылар.
«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә бистәдә яшәүчеләрнең ял итү, аралашу очен менә дигән урыннары барлыкка килде.
Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм актив халыкның уңайлы һәм заманча мохит булдыруга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында халык өчен бай күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Балалар һәм өлкәннәр конкурсларда һәм мастер-классларда актив катнаштылар, музыка белән ләззәтләнделәр һәм уен мәйданчыкларында күңел ачтылар.

«Безнең ишегалды» программасы шәһәрдә генә түгел, авылларда да ишегалларын үзгәртеп коруны дәвам итә, Татарстан Республикасы халкының тормышын уңайлырак һәм төзекләндерә.
 
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса