Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә старт бирделәр
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Яңа уку елы алдыннан Әлмәт районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион хәйрия акциясе старт алды.
2007 елда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдиме белән барлыкка килгән бу яхшы инициатива елдан-ел мохтаҗларга ярдәм итә.
Быел 250 яшь әлмәтле ярдәм алачак.
Ринат Галиев урамы, 23 нче йорт ишегалды бәйрәме вакытында, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров атиләре махсус зәрби операция зонасында булгар сигез беренче сыйныф укучысына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп рюкзаклары тапшырдылар.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Үз өлешләрен кертергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50/1, 301 кабинет - Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе адресы буенча мәктәп кирәк-яраклары алып килә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia