Риман Сабуров: спорт – яңа үрләр яуларга көч биреп торучы илһам чыганагы
Ел саен августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә
Спорт һәркемгә дә җиңел бирелми. Ул көчле, алга таба гына атлый торган, максатчан кешеләрне ярата. Шундыйларның берсе – яшь спортчы Риман Сабуров.
Ул балачактан ул спорт белән кызыксына. 4 яшендә әтисеннән үзен грек-рим көрәше секциясенә бирүне сорый. Бу спорт төрен юкка гына сайламый. Аның икетуган абыйсы Динар Гатиев грек-рим көрәше буенча профсоюз командалары арасында дөнья чемпионы була. Аларның өйләрендә эленеп торган Александр Карелин плакатына карап, абыйсының медальләрен күкрәгенә тагып фотога төшә ул. Спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешергә үзенә максат куя. Ә бит ул чакта аңа нибары 4 кенә яшь була.
-Грек-рим көрәше белән 5 ел шөгельләндем. Тренерым Ибраһим Мингалиев булды. Аннан 4 ел милли көрәш алымнарына мине Руслан абый Гәрәев өйрәтте. 13 яшемдә Кәләй авылында узган ярышларда җилкәмне авырттырып җәрәхәт алдым. Шул чакта Әлмәткә бүтән килмим дип кайтып киткәнем әле дә хәтердә. Азнакайда физкультурага йогынты ясалган сыйныфта укыгач, спорт минем тормышымда барыбер калды. Тренер Гыйлфанов Рөстәм Газизҗан улы миңа җиңел атлетика, барьерлы чабу белән шөгельләнә башларга тәкъдим итте. Тренерым үзенең киңәшләре белән психологик яктан мине ныгытты, чыныктырды. Үзенең шәкертләре өчен нык тырышты, хәтта ярышларга да үз акчасына йөртә иде. Нәтиҗәдә җиңел атлектика буенча Идель буе федераль округы беренчелегендә мин беренче урын яуладым. Аннан соң күпмедер вакыт узгач ядрә этү белән шөгельләнә башладым. Җиңүләр күп булды. Алар барысы да минем өчен кадерле һәм мин үземнең барлык тренеларыма да бик рәхмәтлемен»,- ди Риман Сабуров.
Спортка гашыйк егет мәктәптә гел «5» ле билгеләренә генә укый, тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча олимпиадаларга йөри, югары нәтиҗәләргә ирешә. «Мәктәпне медальгә тәмамлар» - дип әйтәләр аның турында. Тик балачактан үз тормышын үз кулына алган, мөстәкыйль карарлары белән әти-әнисен шаккаттырган егет, бу юлы да үз киләчәген үзе хәл итә.
-9 нчы сыйныфтан соң Риман безгә дә әйтмичә документларын Әлмәт физик культура көллиятенә тапшырып кайткан. Бу карары турында башта әтисенә әйтә, аннан соң бергә миңа әйттеләр. Ул вакытта хәтта кабул итү кампаниясендә эшләүче белгечләр дә аның аттестатындагы югары баллга карап, нигә 11 сыйныф тәмамларга теләмәгәненә аптыраган иделәр. Өстәвенә әле ул чакта бюджет урыннары да юк иде көллияттә. Тик ул үзенең карарын үзгәртмәде, ә без аның теләкләрен һәрвакыт хуплап тордык. Чөнки балачактан ук ул шундый мөстәкыйль булып үсте. 1 нче сыйныфка 6 яшьтән керде. Анда да керү имтиханнарын үзе үтеп кайткан иде. «Минем яшьлек бетте инде. Уенчыкларымны җыеп куям, киләчәктә балаларым уйнар өчен саклармын»,- диде ул 6 яшендә һәм уенчыкларын тартмаларга салып алып куйды»,- дип искә төшерә Риманның әнисе Кадәрия Сабурова .
Риман турында язганда аның әти-әнисе турында әйтми калу мөмкин түгел. Мансур абый белән Кадәрия апа улларына үзләре үрнәк булып, оста, тырыш, мәрхәмәтле егет үстергәннәр. Риманның әтисе 45 елдан артык транспорт тармагында эшли, «Икмәк фронты батыры», «Татарстанның иң яхшы машина йөртүчесе» исеменә лаек була. Әнисе гомере буе банк системасында эшли. Уллары аларның тырышлыгына карап үсә.
-Тырышканда бөтен эшне дә башкарып була. Эшеңне яратып башкарырга кирәк. Бу хакта улыбызга гел әйтеп килдек. Ядрә этү белән шөгельләнә башлагач башта үзем спорт инвентаре ясап бирдем, аннан заказ ясап кайтарттык. Балачагында икәү бергә көрәшә идек. Улыбызның спортны сайлаганы юкка түгел. Үзем гер күтәрү, кул көрәштерүдә республикада чемпион булдым. Әнисе дә кул көрәшендә җиңүче. Бүгенге көндә дә зарядка ясыйм, спорт тормышыбызда һәрвакыт бар», -ди Мансур Сабуров.
-Улыбыз кечкенәдән үзе янына кеше җыя алды, үрнәк булды. Иртән торгач ук «Бүген безнең нинди планнар?» - дия иде. Бик ярдәмчел. Эштән арып кайтса да, бакчада булган эшләрне тиз генә эшләп безгә ярдәм итә»,- дип уртаклаша Кадәрия ханым.
Әти-әнисе Риман өчен зур максатларга ирешүдә таяныч булып торалар. Бу гаиләдә әхлакый, рухи кыйммәтләр, гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Гаиләдә туган телгә хөрмәт аеруча зур. Өйләрендә гел татарча гына сөйләшәләр.
Риман Мансур улының кечкенә чагында булган лидерлык сыйфатлары бүген дә аңа тормышта ярдәм итә. Көллияттә укыганда ул Татарстанның студентлар Лигасы белән таныша. ТР яшьләр министырлыгының әлеге оешма белән берлектә уздырган «Яшьләр торак бәйгесе» турында ишетә. Аның җиңүчеләре социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлегенә ия була. Риман әлеге бәйгедә җиңәргә үзенә максат куя һәм җәмәгать эшчәнлегендә актив катнаша. Алынган бар эшне дә булдыра. Физик культура көллиятен кызыл дипломга тәмамлый. Бүгенге көндә дә укытучылары белән аралашып, хөрмәт итеп, көллият тормышында катнаша.
-Узган елны Казанга күченү турында уйланулар булды. Шул вакытта миңа Әлмәттә уза торган «Каракүз» фестиваленең мода күрсәтү өлешендә чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Әлеге чарада катнашканда шәһәребездә, районыбызда уздырыла торган спорт, мәдәни чараларның масштабларының зурлыгына, булдырылган мөмкинлекләргә карап сокланып, Әлмәттә калырга булдым. Монда яшьләргә эшләү, яшәү, иҗат итү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр булдырып торалар. Минемчә, Әлмәт тормыш өчен уңайлы, төзекләндерелгән, яшьләр үсеше өчен булдырылган төрле мөмкинлекләргә бай шәһәр. Бар яңалыкларны белеп торып, кулдан ычкындырмаска, актив катнашырга, тырышырга гына кирәк»,- ди Риман.
Бүгенге көндә ул Яр Чаллы педагогика университетының физик культура факультетында 4 нче курста читтән торып белем ала. Педагогика юлын әнисенең бертуган укытучы булып эшләгән апасына карап сайлый. Ике ел элек «Тайфун», «Тайфун -2», «Тайфун-Азнакай» футбол командаларын булдыра. Үзе «Тайфун»да капкачы ролендә. Команда өчен форманы да, аның үсеше буенча сорауларны үз өстенә ала. Бу эшләрдә аңа якын дуслары, бергә укыган төркемдәшләре, якташлары ярдәм итә. «Тайфун» командасында Әлмәттә спорт өлкәсендә тырыш хезмәте белән танылган оста тренер Рифат Рәхимҗанов та уйный. Шулай ук тренер ролен дә башкара. Аның тәҗрибәсе, киңәшләре командага һәвәскәрләр футбол лигасында өченче урынга чыгарга ярдәм итә. Ике дус футболда өметле яшьләрне үстерүгә үз өлешләрен кертә. Командада физик культура көллияте студентлары да уйный. Аларга үрнәк тә, терәк тә Риман. Киләчәктә дә ул яшьләргә спорт өлкәсендә яңа үрләр яуларга, үз-үзләренә ышаныч булыдырырга ярдәм итәргә ниятли. Спорт – аның яшәү рәвеше һәм яңа үрләр яуларга көч биреп торучы илһам чыганагы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia