Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә төзелеш эшләре гөрли

Шәһәрдә масштаблы эшләр дәвам итә.

Җәйнең соңгы аена да кердек. Август төзү-төзекләндерү эшләрен төгәлли, нәтиҗәләр ясый торган ай

Шәһәрдә масштаблы юллар ремонты белән беррәттән су һәм канализация торбаларын ремонтлау, искеләрен яңаларына алыштыру, социаль объектлар төзү дәвам итә.

Әлмәтлеләрне соңгы елларда иң борчыган мәсьәләрнең берсе – су проблемасы. Су белән бәйле өзеклекләрдән, торбалар тишелүдән халык тәмам гаҗиз булды. Быел, ниһаять, әлеге четрекле проблема төптән чишелә башлады дип әйтергә була. Бүгенге көндә су үткәргеч челтәрләренең озынлыгы 320,9 километрны, ә канализациянеке 249,7 километрны тәшкил итә. Инвестиция-җитештерү программасы кысаларында 2025 елга агымдагы һәм капиталь ремонтка 26,6 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгәнлеге мәгълүм. Бу сумманың 10,5 миллион сумы су белән тәэмин итүгә, ә 16,1 миллион сумы су үткәрүгә китәчәк. Моңа өстәп, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция программасы буенча 49,6 миллион сум бүлеп бирелгән, шуның 18,8 миллион сумы су белән тәэмин итүгә, ә 30,7 миллион сумы ташландык суларны агызуга юнәлдерелгәнлеге билгеле.

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 487 миллион сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар дүртенче су күтәргечтән алып АКСМ базасына кадәр 2,7 км озынлыктагы магистраль торба үткәргечне, 2,6 км озынлыктагы үзйөрешле коллекторны һәм 7,7 километрга сузылган басым коллекторын реконструкцияләү өчен тотылачак.

Әле болардан тыш 2024 елда, хәтерегездә булса, район бюджетыннан канализация челтәрләрен һәм коеларны капиталь ремонтлауга 22 миллион сум күләмендә субсидия дә бүлеп бирелгән иде. Аерым алганда, 17 миллион сумны таушалган торбаларны алыштыруга, һәм 5 миллион сумны юлдагы коеларны капиталь ремонтлауга тотачаклары билгеле. Хәзерге вакытта су агызу челтәрләрен һәм юлдагы коеларны капиталь ремонтлау эшләре алып барыла инде. Планлаштырылган 24 челтәрнең 14 е һәм 167 коеның 85 е ремонтланган. Шактый зур акчалар бүлеп бирелгән, димәк, торбалар белән бәйле эшләр дә күләмле генә түгел, ә сыйфатлы итеп башкарылыр, дип ышанып каласы килә.

Ел азагына кадәр берничә социаль объект ишекләрен ачачагы билгеле. Шуларның берсе - 164 урынлык заманча балалар бакчасы. Аның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрны тәшкил итә. Яңа балалар бакчасында, иң кечкенәләр өчен яслеләрне дә кертеп, тулы көнлек сигез гомуми үстерү төркеме оештырылачак. Һәрберсендә уен, йокы, санитария бүлмәләре, буфет каралган. Балаларга спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак: бинада спорт залы һәм чаралар өчен актлар залы барлыкка киләчәк.

Елховой авылында башкарма комитет бинасын төзү инде төгәлләнгән, тиздән ул кулланышка кертеләчәк. Әлмәт үзәк район хастаханәсе стационарында да ремонт эшләренең 70% башкарылган. Сантехника урнаштыру һәм бизәү эшләре дәвам итә. Инженерлык челтәрләрен күчерү төгәлләнгән.

Мәшгульлек үзәгендә дә ремонт эшләренең финишка якынлашкан чагы. Биредә «Кадрлар» милли проекты кысаларында капиталь ремонт инде бетеп килә: ишек уемнарын алыштыру, электр монтажлау һәм эчке бизәү эшләре бара. Монда шулай ук автоматик янгын сигнализациясе, IP-телефония, аманча җиһазлар һәм башка кирәк-яраклар да урнаштырылачак.

Тагын бер яңалык килеп иреште - югары нефть мәктәбе кампусы инфраструктурасы тагын да киңәя төшәчәк икән. Биредә 859 урынга исәпләнгән һәм заманча бассейн белән җиһазландырылган 3 нче номерлы яңа тулай торак төзү планлаштырылганлыгы мәгүлүм булды. Әлеге проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми бәясе 3,4 миллиард сумны тәшкил итә.

Күп кенә мөһим объектларны ачу Әлмәт җирлегендә гадәттә Нефтьчеләр көне уңаеннан оештырыла торган иде. Быел да шулай булыр дип ышанып каласы килә.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса