Әлмәт десантчылары бәйрәм итте
Һава десант гаскәрләренең 95 еллыгын бәйрәм иттеләр.
Әлмәт десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп уздылар.
Һава десанты гаскәрләре тарихы 1930 елның 2 августыннан башлана. Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган подразделение беренче тапкыр парашют белән сикерә. Ә инде тагын ике елдан соң авиадесант частьлары оеша башлый. Бөек Ватан сугышы елларында да десантчылар зур батырлыклар күрсәтә. Венгрия, Чехословакия, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычлар үтәүдә катнашалар, Кавказдагы, Урта Азиядәге, Югославиядәге хәрби низагларда «тере барьер» булалар. Десантчылар һәрвакыт алгы сафта, кыюлык, батырлык үрнәге булып тора. «Зәңгәр беретлар» сафларында хезмәт итүчеләр һәркемдә хөрмәт уята. Әлмәт җирлегендә генә дә биш йөздән артык десантчы гомер кичерә, шуларның алтмышлабы кайнар нокталарда хезмәт иткән. Егетләребез бүген дә алгы сафта – күбесе махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклауда катнаша.
2 август көнне десантчылар үзләренең зәңгәр биретларын һәм хәрби киемнәрен киеп Мәңгелек ут янына җыелдылар, район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган дусларын искә алдылар, Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салдылар. Очрашуны дәвам итеп «зәңгәр беретлар» Советлар Союзы Герое Василий Маргелов истәлегенә куелган һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр, солдат хезмәтен үтәгән чордагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia