Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре халыкны шатландыра

Төрле яшьтәге кешеләр өчен менә дигән ял итү урыны барлыкка килде.

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре халыкны шатландыра

Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр дәвам итә. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында тантаналы чаралар Радищев, 61 һәм Тимирязев, 47 урамнарындагы йортлар ишегалларында узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән халыкны район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова котлады. Ул программаны гамәлгә ашыруда катнашкан инженерларга, төзүчеләргә, архитекторларга һәм, әлбәттә инде, тәкъдимнәре һәм идеяләре белән ишегалларын уңайлы һәм заманча итәргә ярдәм иткән актив кешеләргә рәхмәт белдерде. Котлауларга ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин һәм шәһәр Советы депутаты Николай Бочкарев та кушылды.

Халык үз йортларын яңарту турында сокланып сөйли. "Булган хәл белән чагыштырып булмый!"- ди Радищев урамындагы 61 нче йортта яшәүче Галина Николаевна.

Ире Владимир Семенович белән ул яңартылган ишегалдына сөенеп кенә калмый, аны төзекләндерүдә дә актив катнаша, үсентеләр утырта.

"Мин көз көне үк абрикослар утыртам!",- дип планнары белән уртаклаша Владимир Семенович.

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү һәм аралашу өчен менә дигән урын булдырылды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса