Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр

Митингта катнашучылар һава-десант гаскәрләре сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шәһәр паркында Һава-десант гаскәрләре оешуга 95 ел тулу уңаеннан «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына һәм генерал, Советлар Союзы Герое, һава-десант гаскәрләренә  нигез салучы Василий Филиппович Маргелов бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Митингта катнашучылар Һава-десант гаскәрләре сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга чәчәкләрне хәзерге һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләр, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова салды.

Бу көнне десантчылар үзләре генә җыелмый-алар белән бергә аларның гаиләләре дә килә. Үсеп килүче буын өлкәннәргә горурланып карый һәм алардан үрнәк алырга омтыла.

Быел һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итү яңа форматта узды! Шәһәр сусаклагычы территориясендә  ветераннарны һәм һава-десант гаскәрләре хезмәткәрләрен, шулай ук шәһәр халкын һәм кунакларны бай һәм төрле программа көтә иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова барлык катнашучыларны бәйрәм — Һава-десант гаскәрләре көне белән котлады һәм район халкына иҗтимагый тормышта актив катнашканнары һәм яшьләргә патриотик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса