Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Август нинди үзгәрешләр алып килә

1 августтан гамәлгә кергән кануннар тормышыбызга шактый гына үзгәрешләр кертәчәк

 

1. SMS-таратулар тыела

1 августтан һәрбер кеше элемтә операторының шәхси кабинеты аша массакүләм SMS-таратулардан баш тарта ала. Бу чара маркетологлардан тыш мәгълүмат базаларын кулланучы мошенникларга каршы торуга юнәлдерелгән. Яңалык 2025 елның мартында кабул ителгән Элемтә турындагы зур законның бер өлеше булып тора. Хәзер рекламага ризалыкны җиңел генә кире алырга мөмкин, һәм операторлар моны исәпкә алырга тиеш.

2. Штрафлар артты

ЮХИДИ таләбе буенча туктамаган очракта 7 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф, кабаттан кагыйдә бозган өчен – машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм штраф, габарит һәм авырлык контролен бозган өчен 600 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Тәҗрибә шуны күрсәтә: хәтта объектив сәбәпләр дә (мәсәлән, интернет булмау) санкцияләрдән качарга ярдәм итмәячәк. Алкоголь яки наркотик кулланган хәлдә руль артына утырган өчен җаваплылык катгыйлана. Кабат мондый хокук бозу ике елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм транспорт чарасын конфискацияләү мөмкинлеге булган җинаять җәзасы буларак квалификацияләнәчәк. Моннан тыш, машина йөрткәндә мобиль җайланмаларны кулланган өчен штрафны арттыру да каралган: гарнитурасыз телефоннан сөйләшкән өчен штраф 5000 сум тәшкил итәчәк. Агрессив йөртүгә каршы да чаралар каралган: куркыныч маневрлар һәм дистанцияне үтәмәгән өчен штраф 5000 сум дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. Берничә тапкыр хокук бозулар очрагында машина йөртү таныклыгы өч айга кадәр гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Шулай ук штрафларны түләү шартлары да үзгәрә: ташламалы чор 30 көнгә кадәр артачак, әмма каралган ташлама күләме 25% ка кадәр кимиячәк.

3. Цифрлы сум

Алдарак цифрлы сумнарда пособиеләр түләүне августта ук башлау планлаштырылган иде, ләкин Үзәк Банк массакүләм эшләтеп җибәрүне 2026 елның сентябренә күчерде. Шуңа да карамастан, канун үзгәрешләре инде кабул ителгән һәм хәзерге вакытта 120 млн сумга кадәр кереме булган компанияләр цифрлы сум кабул итәргә тиеш булачак.

4. Пенсияләр арта

80 яше тулганнарның яки инвалидлыкның 1 нче группасы бирелгән гражданнарның августтан пенсияләре арта. Эшләгән пенсионерларның акчасы кабат исәпләнәчәк, ә эштән киткән пенсионерлар тулысынча индексацияләнгән түләү алачак. Пенсияләр арту очучыларга һәм шахтерларга да кагыла.

5. Яңа дәүләт стандарты

1 августтан яңа ГОСТ (дәүләт стандарты) үз көченә керә. Ул уенчыкларның яшь категориясен, гигиенаны, куркынычсызлыгын һәм мәгариф һәм тәрбия функциясен җентекләп аңлатуны күз алдында тота. Мәктәп рюкзакларының авырлыгы кече сыйныфлар өчен 700 граммнан һәм өлкән сыйныфлар өчен бер килограммнан артмаска тиеш. Шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларның ныклы булуы мәҗбүри. Җиңел кабынучан материаллардан рюкзаклар сатуга кертелми. Шулай ук спорт туклануын ирекле маркировкалау туктатыла. Хәзер маркировка бары тик «Гадел билге» («Честный знак») системасы аша гына башкарылырга тиеш булачак.

6. Счет ачу – ата-аналарның ризалыгы белән генә

14-18 яшьлек үсмерләргә банк счеты ачу өчен аларның ата-аналарының, опекуннарының яки башка законлы вәкилләренең ризалыгы кирәк булачак. Яңалык банк операцияләрендә балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.

7. Банк операцияләре – ныклы контрольдә

Кредит оешмалары тарафыннан контрольгә алынырга тиешле операцияләр исемлеген киңәйтәчәк закон үз көченә керә. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аерым алганда, операцияләрнең түбәндәге төрләре көчәйтелгән күзәтчелеккә эләгә: кыйммәтле металларны, ташларны, зәркән әйберләрен, шулай ук аларның ватыкларын сату-алу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең счетлары буенча акча күчерү һәм исәптән чыгару. Инвестицион кыйммәтле металлар, кыйммәтле металлардан ясалган истәлекле тәңкәләр һәм эшкәртелгән табигый алмазлар сатып алу һәм сату белән бәйле акчалата һәм акчасыз операцияләр үткәрү.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса