Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә флотчылар бәйрәм итте

Июль аеның соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп уздылар

 

Әлмәт җирлегендә ике меңгә якын запастагы диңгезче гомер кичерә. Бу көнне алар һәм хезмәт итүче якташларыбыз, ветераннарыбыз котлаулар кабул итеп алды.

Хәрби-диңгез флоты бай тарихка ия. Аның үзенең данлы традицияләре бар. Әлеге батырлык, куркусызлык үрнәкләре белән тулы елъязмада әлмәтлеләрнең дә өлеше зур.

Ветераннарның хезмәтен яшьләр дәвам итә. Хәзерге вакытта якташларыбыз Россиянең төрле флотларында үзләренең хәрби бурычларын үти. Кайберләре диңгез пехотасы составында контртеррористик операцияләрдә дә катнашкан. Шунысы игътибарга лаек, флотта хезмәт иткәннәрнең күбесе бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә хезмәт куя. Еллар дәвамында запастагы диңгезчеләрне берләштергән «Фарватер» клубы да эшләп килә.

Әлмәтлеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кайнар котлады. Ул хәрби-диңгез флоты һәрвакыт хәлиткеч гаскәр булуын билгеләп узды.

– Моряклар, сез бәйрәмегезне бүгенгедәй зурлап тантана итүгә лаек, бу чара күркәм традиция булып калсын, буыннан буынга тапшырылсын, – дигән теләкләрен дә юллады ул.

Диңгезчеләр хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган моряклар истәлегенә «Мәңгелек ут»ка чәчәкләр салдылар. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Советлар Союзы Герое, данлыклы флотчы Николай Кузнецов истәлегенә куелган бюст кыры да кызыл канәферләргә һәм розаларга күмелде.

Сафларыгыз кимемәсен, бәрәкәтле имин тормыш телибез сезгә, диңгезчеләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса