Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Ветеран»га байкерлар килде

«Ветеран» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен истәлекле бәйрәм булып узды.

«Ветеран»га байкерлар килде

«Ветеран» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен истәлекле бәйрәм булып узды. Аны «Якын кешеләр» төркеме волонтерлары һәм мотоциклчылар берлеге оештырды. Чара төрле маркалы һәм модельле мотоциклларның гадәти булмаган шоу-күргәзмәсе белән ачылды. Социаль хезмәт алучылар «тимер ат»ларга сокланып кына калмадылар, байкерлар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Моннан тыш, тернәкләнүчеләр өчен макияж һәм рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Түбән Кама кунаклары «Ветеран» үзәгендә тернәкләнүчеләргә азык-төлек тулы пакетлар да бүләк итеп киттеләр. Очрашу һәркемдә тирән тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса