Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә кеше күп булган урыннарда янгын сүндерү машиналары кизү тора

Гидрометеоүзәк Татарстан урманнарына янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан итте.

 

Гидрометеоүзәк Татарстан урманнарына янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан итте. «Татарстан Республикасы территориясендә 16-21 июль аралыгында урманнарда югары дәрәҗәдә (4 нче класслы) янгын куркынычы көтелә», – диелгән хәбәрдә. Бу чорда ылыслы яшь агачлыкта, киселгән-ауган агачлар тирәсендә, торфлы сазлыкларда, корыган үләнле урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу, ачык утта ризык әзерләү катгый төстә тыела. Шулай ук янып торган шырпы, тәмәке төпчеген ташлау, майлы яки янучан матдә сеңгән әйберләр калдыру тыела.

Янгын хәвефе чорында һәркемнән уяулык сорала. Янгынга каршы көрәшүчеләр бу уңайдан әлмәтлеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыра.

– Безгә үзебезгә дә, янгыннарны булдырмау өчен, халык белән тыгыз мөгамәләдә торырга кирәк, патруль дә көчле, техника да җитәрлек  булырга тиеш. Челләдә янгын чыгу куркынычы булган урыннарда кизү торулар да оештырыла. Урманнар тыгыз булган җирләргә, кеше күпләп йөри торган урыннарга машиналарны кизү торырга чыгарабыз. Бу, ул-бу була калса, янгын урынына якынрак тору өчен кирәк. Кеше дә янгын машинасын күргәч, үзен тәртиплерәк тота бит, – ди алар.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса