102 яшен Яңа Нәдер авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Дәрига апа Якупова да бик матур итеп билгеләп узды
Гомер буе «Зәй» колхозында эшләгән авыл хезмәтчәнен балалары, якыннары, авыл җирлеге, ветераннар советы җитәкчелеге, «Кайгырту» үзәге хезмәткәрләре, авылдашлары кайнар котладылар, озын гомерле Ак әбигә сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.
Шушы көннәрдә үзенең 102 яшен Яңа Нәдер авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Дәрига апа Якупова да бик матур итеп билгеләп узды.
Гомер буе «Зәй» колхозында эшләгән авыл хезмәтчәнен балалары, якыннары, авыл җирлеге, ветераннар советы җитәкчелеге, «Кайгырту» үзәге хезмәткәрләре, авылдашлары кайнар котладылар, озын гомерле Ак әбигә сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.
Олы яшьтә булуына да карамастан, Дәрига апа әле бүген дә актив тормыш алып барырга тырыша. Иртүк торып бакчага чыгып китә, түтәлләрен дә утап керә, башка эшләрне дә бик яратып башкара. Аның иң яраткан шөгыле – бәйләү. Йорт эчендәге паласлар, җәймәләр – барысы да аның кулы белән эшләнгән. Тормыш иптәше белән бергә алты бала – биш кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Дәрига апа алты оныгы, унбер оныкчыгы өчен куанып гомер кичерә.
– Аллага шөкер, тормышым бик яхшы. Балалар, социаль хезмәткәр дә килеп, карап кына торалар. Кадер-хөрмәттә яшим. Бар гомерем хезмәттә узды. Әле хәзер дә тик утыра алмыйм, йорт эшләрен кулдан килгәнчә башкарам. 25 ел кайнана-кайната белән гомер кичергән кеше дә бит әле мин. Ходайның рәхмәте белән эшемдә хезмәтемне күрә белделәр, бик югары бәяләделәр. Медальләрем, бүләкләрем байтак, – ди Дәрига апа. 1966 елны «Ана медале»нә дә ия булган шәхес икән әле ул. Ак әби илдәге сәясәт белән дә кызыксына, газета, китапларны да күзлексез укый.
Шулай, акыл-зиһенеңне саклап, балаларыңның игелеген күреп яшәү – үзе бер бәхет. Дәрига апа Якупова үзенең сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге белән шушы көннәрне күреп яшәү бәхетенә ирешкәндер. Алдагы көннәре дә шундый матур, тыныч үтсен, туганнарына гына түгел, авылдашлары өчен дә кадерле кеше булып яшәвен теләп калабыз!
Фото: гаилә архивы
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia