Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Иң матур ишегалды» бәйгесе игълан ителүен әлмәтлеләр бик куанып кабул иттеләр

Әлеге бәйгенең төп максакты – чәчәккә күмелгән иң күркәм ишегалды түтәлен булдыручыларны ачыклау, фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү.

Калабызда «Иң матур ишегалды» бәйгесе игълан ителүен әлмәтлеләр бик куанып кабул иттеләр. Әлеге бәйгенең төп максакты – чәчәккә күмелгән иң күркәм ишегалды түтәлен булдыручыларны ачыклау, фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү. Ул 31 июльгә кадәр дәвам итә һәм «Иң яхшы чәчәк түтәле», «Әкияттә кунакта», «Тылсымлы бакча» кебек номинацияләрне үз эченә ала.

Шулай да бу бәйге калабыз өчен яңалык түгел. Тәүге тапкыр аны 2001 елда җирле  хакимияттәге экология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау бүлеге оештырган иде. Күпләр хәтерлидер әле, ул елларда җиңүче ишегалды себерүчеләрен Яльчикка һәм хәтта чит илләргә юлламалар  белән бүләкләделәр. Еллар дәвамында әлеге бәйгегә үзгәрешләр кертелеп торды, ә күпмедер вакыт узгач, ул корыган гөл шикелле тамыры белән юкка да чыкты. Бәйгегә нокта куелса да, матурлык тудыручы фидакарьләр үзләренең игелекле эшләрен дәвам иттеләр, ел да йорт каршысындагы түтәлләргә аллы-гөлле чәчәкләр утыртып, шәһәр халкын куандырып тордылар. Әлеге булдыклы кешеләр  белән сезне дә таныштырып узарга булдык. Төзүчеләр проспектындагы 19 нчы йортта бакча эшләренә мөкиббән китүчеләр, чәчәк яратучылар байтак. Йорт каршысында әкият дөньясы тудыручы Илһамия апа турында бер язып чыккан идек инде. Хәзер инде аның күршесе – Диләрә Саримова да чәчәк үстерү белән мавыкканын ачыкладык. Диләрә ханым  үзе Мөслим районында туып-үскән, Әлмәткә 1984 елда күченеп килгән.

– Нефтьчеләрдә эшлим, пенсиягә чыкмадым әле. Чәчәкләрне бик яратам. Түтәлләрдә чүп үстереп яту бер дә эш түгел бит инде ул. Кулымнан килгәнчә, шул эштән буш булган вакытларда гөлләр утыртам, түтәлләрне утыйм, сулар сибеп торам. Шушы эшләрне башкарганда күңелем ял итә, бик рәхәт була, – ди Диләрә Саримова.

Төзүчеләр проспекты, 19 нчы йорт каршысындагы түтәлләрнең кайберсе әкият дөньясын хәтерләтә. Биредә агачтан ясалган эшләнмәләр, йомшак уенчыклар да зәвык белән урнаштырылган. Мондый бай фантазияле кешеләр, матурлык яратучылар булуы шатландыра.

– Йортыбызга быел капремонт та килде. Подъезд ишегенә керү урыннарын шулкадәрле матур итеп ясадылар, түбәләрне алыштырдылар, электрүткәргечләрне төзекләндерәләр. Әле башкарылырга тиешле эшләр байтак. Ремонт август аена кадәр дәвам итәчәк. Без төзелеш эшләрен җентекләп карап, тикшереп торабыз. Матур эшлиләр, рәхмәт егетләргә, – ди шушы йортта гомер кичерүче өлкәннәр. Шулай, эшләгән кешегә рәхмәттән башка сүз юк. Үзләренең игелекле гамәлләре белән тормышыбызны ямьләндерүчеләргә исәнлек-саулык теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса