Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуй узды

Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез бу көчле рухлы кешеләрдән чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала.

Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен  Сабантуй узды

Узган җомгада  шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен милли бәйрәмебез Сабантуй шаулап-гөрләп узды. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез бу көчле рухлы кешеләрдән чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен шатланабыз һәм горурланабыз.

Ел да оештырыла торган Сабантуй бәйрәмен инвалидлар аеруча көтеп ала. Бу алар өчен очрашу, аралашу, күңел ачу чарасы гына түгел, үзеңне иҗатта, спортта сынап карау мөмкинлеге дә бит әле.  Әлмәт җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 12 меңнән артык кеше яши, шуларның 800гә якыны – балалар. Алар тулы тормыш белән яшәсен өчен шәһәрдә һәм районда тиешле шартлар тудыру өстендә эш алып барылса да, барыбер канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел әле. Шәһәр урамнарындагы кибетләргә бер күз ташлау гына да җитә – пандуслар кайбер кибетләрдә текә яки тар итеп ясалган, шул рәвешле кирәкле кибеткә инвалидлар кайчак керә алмый кабат борылып китәргә мәҗбүр була. Күп кенә торак йортларда һәм җир асты чыгу юлларында да күзәтелә бу хәл. Җитәкчеләр әлеге кимчелекләрне игътибарда тотсалар яхшы булыр иде, әлбәттә.

Сабантуйга килгәндә, ул шактый күңелле итеп оештырылган иде. Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, әлеге бәйрәм калабызда инде 29 нчы ел уздырыла, киләсе ел Сабантуй үзенең 30 еллыгын билгеләп узачак дигән сүз бу. Соңгы елларда әлеге чарага күрше Чирмешән, Баулы районнарыннан да кунаклар күп килә башлады. Бәйрәмдә  катнашучыларны республика, район җитәкчелеге вәкилләре сәламләде. Бәйрәм барышында фидакарьләрчә хезмәт куючыларга елдагыча район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм чарасының мәдәни-күңел ачу программасы быел да эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Гомумән, җыр-биюләрсез Сабантуйны күз алдына да китерүе кыен инде анысы. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә рәхәтләнеп сәхнә тотты. Спорт ярышлары төрле мастер-класслар белән үрелеп барды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр гер күтәрүдә, коляскада фигуралы йөрүдә, шахмат-шашка уеннарында да актив катнашып, тагын бер кат үзләренең авырлыклардан курыкмауларын, күңелләре көр булуын расладылар.

Азактан шуны гына әйтәсе килә: үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып тору өчен игелекле гамәлләр кылыйк, хәйрия ярдәме күрсәтик, шатлыклы мизгелләр бүләк итеп, аларда киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса