Әлмәттә юлларны ремонтлау дәвам итә
Зифа Балакина урамыннан ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр юлны ремонтлау турында хәбәр итәбез.
Зифа Балакина урамыннан ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр юлны ремонтлау турында хәбәр итәбез. Бу зур һәм бер үк вакытта катлаулы проект: биредә юл өслеген яңартып кына калмыйлар, янәшәдәге территорияне дә комплекслы рәвештә тәртипкә китерәләр.
Ремонт этаплап башкарыла. Бер участокта тигезләүче асфальт катламын салу эшләре тулысынча төгәлләнгән инде. Моннан тыш, икмәк пешерү цехыннан ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр юлның йөрү өлешен киңәйтү һәм юлны турайту башкарылган.
Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча тротуар һәм балалар бакчасы буйлап төшү урыны җиһазландырылган. Бу үтенеч белән чат-ботка микрорайон халкы мөрәҗәгать иткән. Эшләр оператив рәвештә башкарылды.
Киләсе атнада юл төзүчеләр киләсе этапка — асфальтның өске катламын салуга керешәчәкләр.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia