Әлмәт мәшгульлек үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга махсус программалар эшләнгән
Үзәк белгечләре һөнәри юнәлеш бирү, кирәкле һөнәрләргә өйрәтү һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Шулай ук үз эшеңне оештыруда да ярдәм каралган.
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына эш табарга гына түгел, ә яңа тормыш шартларына җайлашырга да ярдәм итә торган махсус программалар эшләнгән
Үзәк белгечләре һөнәри юнәлеш бирү, кирәкле һөнәрләргә өйрәтү һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Шулай ук үз эшеңне оештыруда да ярдәм каралган.
Мәшгульлек үзәге машина йөртүче, каравылчы, ЭВМ операторы, автослесарь, хәрби комиссариат белгече һәм башка төрле вакансияләр тәкъдим итә. Шулай ук хәзерге вакытта квота буенча инвалидлык төркеме булган МХОда катнашучылар өчен сиксәнләп вакансия актуаль. Квоталар түбәндәге белгечлекләр буенча бирелгән: скважиналарны эксплуатацияләү һәм разведкалау супервайзингы бүлегендә әйдәп баручы инженер, бухгалтер, персонал сайлау бүлегендә белгеч, система администраторы, слесарь, инженер, төбәк вәкиле, төзелеш дисциплиналары укытучысы, шулай ук объектларны реконструкцияләү буенча баш белгеч.
– Демобилизацияләнгән гражданнар саны арту белән аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара. МХО ветераннарына ярдәм итү – безнең беренче чираттагы бурычыбыз, – дип билгеләп үтте Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Роберт Ганиев. – Бүгенге көндә МХОдан әйләнеп кайткан 63 кешенең 40 ы эш белән тәэмин ителгән, 15 кеше реабилитация уза, 7 се хәрби пенсия рәсмиләштергән, тагын 1 кеше башка төбәккә күчеп киткән. Үзәккә эш сорап 11 МХО ветераны һәм МХОда катнашучылар гаиләсеннән булган 15 кеше мөрәҗәгать итте. Без аларның барысын да эш белән тәэмин итүдә булышлык курсәттек. Бу уңайдан «Үсеш департаменты», «АПОПАТ», «Татинтек», «Нефть-газ комплексының төбәк квалификацияләрен бәяләү үзәге», «Татнефть-Добыча», «Олимп» кебек предприятиеләр булышлык күрсәтте. 2 кеше үз эшләре белән шөгыльләнергә теләк белдерде һәм мәшгульлек үзәге ярдәмендә үз эшләрен ачу өчен 350 мең сум күләмендә социаль контракт төзеделәр. МХОда катнашучыларның балалары (10 кеше) җәйге чорда эш белән тәэмин ителде. МХОда катнашучының һәрберсенә индивидуаль эшләү өчен шәхси куратор беркетелә, анкета, юл картасы төзелә, – дип аңлатма бирде баш белгеч.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, мәшгульлек үзәге «Ватанны саклаучылар» фонды һәм МХОда катнашучыларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора. Моннан тыш килешү нигезендә «Ветеран» реабилитация үзәге медицина, психологик хезмәтләр күрсәтә, дәвалау физкультурасы дәресләре, мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрә. «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнга бушлай йөрү һәм тренажер залына йөрергә мөмкинлек бирә. Мәшгульлек үзәге каршында МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатында ике клуб оештырылган. Чараларга МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары – хатын-кызлар җәлеп ителә. Клублар эше кысаларында эшкә урнашу буенча консультацияләр, махсус вакансияләр ярминкәләре һәм ачык сайлап алулар, яңадан укыту мөмкинлекләре буенча семинарлар һәм башка чаралар, мастер-класслар үткәрелә булып чыкты.
– Шунысын да билгеләп үтәсе килә, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына «Кадрлар» милли проекты кысаларында, шулай ук эшсез гражданнарны һәм башка категорияләрне укытуга дәүләт контрактлары кысаларында бушлай һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелә. «Россиядә эш» порталында дистанцион һәм көндезге уку формасы буенча һөнәри белем бирү өчен 142 программа тәкъдим ителгән. Шул исәптән 70 тән артык белем бирү программасы дистанцион формада һәм 6 программа көндезге формада Әлмәт шәһәрендә, калган 66 программа республиканың башка шәһәрләрендә көндезге белем бирү рәвешендә тормышка ашырыла.
МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эш белән тәэмин итүдә барлык предприятиеләрдән дә активлык, теләктәшлек сорала. Бу өлкәдә дәүләт тарафыннан субсидияләр бүлеп бирү дә каралган. Игелекле гамәлдә бердәм булып, ярдәмләшеп хезмәт куйсак иде, – дигән теләкләрен белдерде Роберт Ирек улы.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа