Әлмәт районында яңа билгеләнүләр турында игълан иттеләр
Гүзәл Хәбетдинова район хакимиятендә яңа билгеләнүләр турында игълан итте
Әлмәт районында яңа билгеләнүләр турында игълан иттеләр
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гомумшәһәр киңәшмәсендә кадрлар билгеләнү турында игълан итте.
Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Фәсхетдинов Илнур Равил улы билгеләнде. 2019 елдан ул Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе, Ә 2024 елдан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары вазифасына күчә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә, кулланучылар хезмәтләре күрсәтү һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге җитәкчесе итеп Насыйров Айдар Булат улы билгеләнде. Яңа вазифага билгеләнгәнче ул шул ук бүлектә баш белгеч вазифасын биләгән һәм 2024 елның октябреннән җитәкче вазифаларын башкарган. Куелган бурычларны уңышлы үтәп, үзен җаваплы һәм инициативалы хезмәткәр буларак таныта.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia