Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә депутатлар сайлау датасы билгеләнде

Сйлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була, ул быел 14 сентябрьгә туры килә.

Әлмәттә депутатлар сайлау датасы билгеләнде

Татарстан республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була, ул быел 14 сентябрьгә туры килә. Алда торган муниципаль сайлаулар Татарстан республикасы рәисен сайлаулар белән бер үк вакытта узачак.

Әлмәттә муниципаль сайлауларда шәһәр Советының 30 депутаттан торган яңа составы сайланачак. 15 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана, ә 15 депутат мандаты партия исемлекләре буенча бүленә.

Бу сайлаулар җирле үзидарә үсешендә мөһим этап булачак һәм шәһәр халкына актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм шәһәрне үстерү өстендә эшләячәк вәкилләрне сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса