Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Вилдановларның алтын туе гөрләде

27 июньдә Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 50 ел бергә яшәгән Әклим Гәрәевич һәм Зилә Әмир кызы Вилдановлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Әклим Гәрәй улы Вилданов 1953 елның 7 гыйнварында Иске Елань авылында туа. 30 ел Миңлебай газ эшкәртү заводында кранчы булып эшли һәм хезмәт юлына компрессор җайланмалары машинисты булып тәмамлый. Берничә тапкыр идарәнең мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм мактау тактасына тәкъдим ителә. 
Зилә Әмир кызы Вилданова 1955 елның 29 июнендә Түбән Мактама бистәсендә туа. Мәктәптән соң Миңлебай газ эшкәртү заводында эшли башлый, 37 ел, буяучы-штукатурдан кадрлар бүлеге инженерына кадәр юл үтә. Җәмәгать тормышында актив катнаша: комсомол һәм партия оешмалары секретаре, профком әгъзасы, поселок советы депутаты. Хәзер 12 нче цехның ветераннар советын җитәкли. 
Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медаль белән бүләкләнә. 
Мәхәббәт тарихы 1974 елда дусларының туенда башлана. "В бой идут одни старики" фильмын бергәләп караганнан соң, хисләр кабына. Туй 1975 елның 27 июнендә була. Кызлары Альбина һәм уллары Рөстәм туа. 
 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса