Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең өч идарәче компаниясе үлән чабуда хокук бозган

Оешма вәкилләренә кисәтүләр тапшырылды.

Әлмәтнең өч идарәче компаниясе үлән чабуда хокук бозган
Оешма вәкилләренә кисәтүләр тапшырылды.

Әлмәттә тикшерүләр барышында «Алсу», «Жилищный фонд» һәм «Әлмәт» идарәче компанияләрендә хокук бозулар ачыкланган. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә. Бу оешмаларның вәкилләренә кимчелекләрне бетерүне таләп итеп рәсми кисәтүләр җибәрелде.


Экология һәм төзекләндерү Департаментында кисәтүләр 30 июньгә кадәр төзәтелмәсә, 1 июльдән хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзеләчәк, дип кисәттеләр. Аннары материаллар җаваплылык чаралары күрү өчен административ комиссиягә тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса