2026 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә Әлмәт лидеры билгеле булды
Бирелгән тавышлар исемлеге бастырылды.
2026 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә Әлмәт лидеры билгеле булды
Әлмәт парклары һәм скверлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды.
Нәтиҗәдә, тавышлар саны буенча беренче урында Төзүчеләр проспектындагы Әлмәт хастаханә шәһәрчеге территориясе. Аның өчен 12 217 кеше тавыш биргән.
Икенче урында Герцен урамы буйлап (Р.Фәхретдин урамыннан алып Таһиров урамына кадәр) җәяүлеләр зонасы. Объект өчен 2 733 әлмәтле тавыш бирде.
Исемлектә өченче урында Гафиятуллин урамындагы «Шәмсенур» паркы, ул 2 612 тавыш җыйды.
Тавыш бирү исемлегендә барлыгы сигез җәмәгать урыны бар иде, шул исәптән Әлмәт районы авылларында.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узды. Ул «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының бер өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia